Әлки районы басуларында 40 мең тонна бөртек суктырылган

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Бу бөртеклеләрнең 43 проценты дигән сүз. Урак башыннан бирле 40 мең тонна ашлык суктырылган. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 25, арыштан – 24,2, борчактан 16,5 центнер уңыш чыга. Иген басуларында бүген 82 комбайн эшли. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү эшләре дә бара. Механизаторлар туңга сөрүгә дә төште.

Урып-җыюда безнең район республика күләмендә алдынгылар рәтендә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International