Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе Татарстан районнарында халык җыеннары үткәрә
2014 елның 8 августы, җомга
Хурада авылы халкы белән очрашырга дип бирегә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова килде. Очрашуда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуны башлап җибәреп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова 14 сентябрьдә булачак сайлаулар турында сөйләде.
–Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашачаклары турында 11 партия белдерде, 100 дән артык кандидат теркәлде инде. 44 нче Алексеевск сайлау округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп безнең барыбызга да бик яхшы таныш кеше – "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев теркәлде, – диде ул.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов илебезнең соңгы 2-3 дистә елда нинди катлаулы юл үткәнен искә төшерде.
–Илебез икътисады бөтенләй диярлек үсештән туктаган, социаль мәсьәләләр киеренкелегенең чигенә җиткән бер чорда "Бердәм Россия" партиясе төзелеп, ул үз сафларында иң алдынгы фикерле, ватаныбыз язмышына битараф булмаган кешеләрне туплады. Һәм алар тормышыбыздагы проблемаларны хәл итәргә алындылар. Нәтиҗәләр күз алдында: көнкүрешебез дәрәҗәсе елдан-ел үсә, юллар, торак төзелә, – дип башлады ул сүзен һәм районыбыз үсешенә кагылган саннар, күрсәткечләр турында сөйләде.
Ә Казан кунагы, Президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова үзенең "Бердәм Россия" партиясе исемлегендә депутатлыкка кандидат булып баруын әйтте.
–Карагыз әле, бүген без нинди матур, иркен мәдәни үзәктә очраштык. Үткән ике елда республикада "Бердәм Россия" башлангычы белән шундый 46 үзәк төзелгән иде, аларны төзү алга таба да дәвам иттереләчәк. Республикабызда партия катнашында гамәлгә ашырылучы 30 шундый программа эшли. Болар республикабыздагы тотрыклылык, икътисадый үсеш, сәяси иминлек нәтиҗәләре,-диде Татьяна Петровна һәм үзе белән якыннанрак таныштырып китүне дә кирәк санады. Ул һөнәре буенча укытучы, 11 ел Казанның 82 нче гимназиясендә эшләгән, Илшат һәм Айрат Хәйруллиннарны да укыткан икән. Аннары партия комитетында социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнгән. Менә 4 ел инде "Возрождение-Яңарыш" фондында эшли.
–Минем өчен иң авыры – ярдәм сорап килүчене кире бору. Кешеләргә ниндидер яхшылык эшлисем, булышасым килә. Шуңа күрә шундый юл сайладым да үземә,–диде ул, сүзен тәмамлап. Аннары сорауларга җавап бирде.
44 нче Алексеевск сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның ышанычлысы Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина да чыгыш ясады очрашуда.
Ул сайлаучыларны "үзебезнең Фоат Вәлиевич" өчен тавыш бирергә чакырды. Соңыннан җыенда катнашучылар Чистай үзешчәннәре концертын карадылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз