"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә әлкилеләр актив кушылды

2014 елның 8 августы, җомга
Район социаль яклау бүлегенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен байтак мәктәп букчалары һәм  уку кирәк-яраклары китерделәр инде. Игелекле райондашларыбызның бу ярдәме балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә бик тә ярап куячак. Баланы мәктәпкә җыю бит шактый кыйммәткә төшә. Быел районыбызда 207 бала беренче сыйныфка укырга киләчәк. Аларның 182 се аз керемле гаиләләрдән. Болардан тыш, керемнәре зур булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 226 укучы исәпләнә. Ә 28 мәктәп укучысы күп балалы гаиләләрдә үсә. Алар берсе дә бүләксез калмас.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International