Әлки районы делегациясе Дзержинскида Сабан туе үткәрә

2014 елның 8 августы, җомга
Илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрүдә әлкилеләр инде байтак еллардан бирле катнаша. Татарстан хөкүмәте  карары нигезендә без Пенза, Ярославль шәһәрләрендә, Чуашиядә милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм иттек. Инде менә икенче ел рәттән  Дзержинск халкы белән бәйрәм үткәрәбез. 9 августта әлеге шәһәрдә мәчет ачу, аннан соң Сабан туе оештыру күздә тотыла. Районыбыз спортчылары, үзешчән сәнгать осталары бәйрәмне ямьлерәк итүдә үз өлешләрен кертәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International