Күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Укучыбыз соравына җавапны республика матди ярдәм үзәгенең безнең райондагы 7 нче бүлекчәсе мөдире Лилия Дормидонтова ярдәмендә әзерләдек. Аның әйтүенчә, 18 яшьтән узмаган 3 һәм аннан күбрәк балалары булган (гаиләгә алган балаларны да санап) гаиләләргә ярдәм чаралары "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында-гы 2004 ел, 8 декабрьдә кабул ителгән 63-3РП санлы  законда каралган. Алар мондыйрак:
 
-балага 6 яшь тулганчы аңа дарулар сатып алу өчен ай саен 101 сум күләмендә субсидия;
 
-торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә (үзәктән җылытылмый торган өйләрдә яшәүчеләргә халыкка сату өчен билгеләнгән норма чикләрендә сатып алынган ягулык бәясенә) 30 процентка кадәр субсидия;
 
-гомуми белем һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларга укып бетергәнче, әмма 18 яшьтән узганчы аена 229 сум күләмендә юл  чыгымнарын каплауга субсидия.
 
Шунысын да искәртеп үтик: социаль яклау органнары балаларның өчесе дә (яки күбрәге) балигъ булмаган, ягъни 18 яше тулмаган булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International