230 әлкиленең әлеге әҗәтенең 1 миллион 800 мең сумы суд приставлары тырышлыгы белән банкларга кайтарылган.
Суд приставларының теңкәсенә тигән бурычлыларның тагын бер төре – алимент түләмәүчеләр. Үз балаларына алимент түләргә теләмәүче “хәсрәт” бәндәләр районда 97 гә җиткән. Аларның 25 е хәзер эзләүдә, 3 есенә карата җинаять эше кузгатылган. Алимент түләмәүчеләрнең өчтән бере – хатын-кызлар. Болар нигездә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.