Алабуга шәһәрендә узучы Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә Әлки районы педагоглары катнаша

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган укытучылар мәгариф өлкәсендәге  яңалыклар турында фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәләр. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашучы безнең укытучыларның да бүтәннәргә күрсәтерлек казанышлары бар. Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле укытучысы Нурия Фәракшина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Шәфиева, Базарлы Матак урта мәктәбенең математика укытучысы Алинә Сафина – һәммәсе төрле елларда грантлар откан педагоглар. Укытучыларның август киңәшмәләре кысаларында оештырылган фестиваль  11-13 август көннәрендә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International