Базарлы Матак катнаш азык заводы 8 мең тоннага чаклы бөртек кабул итәргә сәләтле

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Завод 8 мең тоннага чаклы бөртек кабул итәргә сәләтле. Әлегә чүпләрдән арындырылып киптерелгән 655 тонна көзге бодай, арыш һәм борчак складларга саклауга куелган. Ашлыкны киптерүдә һәм сортларга аеруда “КЗС-40” комплексы, “АВМ-1,5” агрегаты бик уңайлы, ди биредә эшләүчеләр.

Производство җитәкчесе Халик Закиров кул астында эшләүче коллектив әллә ни зур түгел, 10 кешедән генә тора. Әмма үз хезмәтен белеп, тырышып эшләүче хезмәткәрләр шактый эш башкара. Операторлар Рәшит һәм Рафаэль Шәйхетдиновларны, Александр Мельниковны, Фәрит Гадиев, Зөлфәт Бәзировны җитәкчеләре мактап телгә алды. Лаборант Гөлназ Ибәтуллина, механизатор Равил Шәрәфетдинов та  уңганнар рәтендә икән.

Учетчы һәм үлчәүдә хезмәт куючы Рушания Исмәгыйлева завод эшчәнлеге хакында да сөйләп алды.

–Элгәре без катнаш азыкны үзебез хәзерли идек,–ди ул. –Ә хәзер килгән ашлыкны чистартабыз, аннан бөртек киптерү җайланмасы аша үткәрәбез һәм складларга саклауга урнаштырабыз. Аны Казанга озатып, алмашка катнаш азык алып кайтабыз, һәм ул район терлекчелек комплексларына, фермаларга озатыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International