Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Ансат эш түгел бу, биек калын агачларны кисеп аудару, зираттан читкә чыгару, коймаларны төзәтү бик күп көч һәм чыгымнар сорый. Авылдашларыбыз, хәзер Казанда яшәүче Самитов Альберт һәм Гайнетдинов Альберт зиратны тәртиптә тотуда бик булышалар. Рәхмәт аларга, гомерләре озын булсын.
 
Авылга кайткач, зиратка барып, якыннарының каберләре өстен чистартучылар, чардуганнарын буяп торучылар да аз түгел. Әмма бу гына җитми – зиратта елына 2-3 тапкыр өмә оештырмыйча булмый. Табигать үзенекен итә, өрәңге, тупыл, чаган агачлары бик тиз үсә. Әгәр аларны ел саен кисеп тормасаң, зиратыбызны урман каплап китәчәк бит.
 
Безнең авылдашлар районда аз түгел, Татарстанга таралып яшәүчеләр дә бик күп, һәммәбезнең әби-бабайлары,  якыннары исә Яңа Камка зиратында җирләнгән. Борынгыдан килгән сүз бар: исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! Хөрмәтле авылдашлар, бүген тормыш шундый инде, һәр эштә акча кирәк. Әгәр авылга кайтып өмәләрдә үзегез катнаша алмасагыз, әмма зиратны тәртиптә тотуга үз өлешегезне кертәсегез килсә, Иске Камка авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итегез. Совет җитәкчесе Фәргать Әкбәров бик тырыш һәм гадел кеше, җыелган акчаларның исәбен, ярдәм итүчеләр исемлеген төгәл алып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International