Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Россия чит илләрдән кертелгән азык-төлектән башка яши алырмы?
2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Марат Мәрдегалләмов, "Альянс" кибетләр челтәре җитәкчесе:
–Илебез җитәкчелегенең бу адымын бик хуплыйм. Чит илдән товарлар кертүне чикләү күптәннән кирәк иде. Алардан сатып алынган азык-төлекнең бит төргән кәгазе генә ялтыравыклы матур, ә сыйфаты түбән. Җиләк-җимешләре пластмасса кебек, бер тәме юк. Ә бит безнең ил нинди бай, дәүләтебезнең потенциалы бик зур. Россия рәхәтләнеп үзен-үзе кирәкле товарлар белән тәэмин итә ала. Халыкка эшләргә өйрәнергә генә кирәк. Югыйсә күпләр хәзер дәүләт түләгән пособиеләр, субсидияләр хисабына яшәргә өйрәнеп бетте, эштән бизә башлады. Авылда яшәп бәрәңге үстермәүчеләр байтак. Без ел әйләнәсе кибетләргә бәрәңге, суган ташыйбыз. Кешегә балык түгел, кармак бирергә кирәк. Ә безнең кибетләр чит ил товарларын чикләүдән һич тә зыян күрмәячәк. Без үзебездә, күбрәк Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне сатабыз. Халык та шундыйны яратыбрак ала.
Юрий Тяминов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Чуаш Борнае авылы:
–Чит илләрдән азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы кертүне чикләү турындагы карарны бик хуплыйм. Бу үзебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшләрен җанландырырга, киңәйтергә этәргеч булыр дип уйлыйм. Илебездә шул тиклем табигый байлыклар була торып, халыкны үзебез үстергән-җитештергән продукция белән туйдыра алмыйбыз димени?! Дәүләт авыл хуҗалыгына ярдәм генә итсен. Әнә бит чит илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә нинди зур субсидияләр түлиләр. Бездә эре предприятиеләр – агрохолдинглар да, вак фермер хуҗалыклары да кирәк, дип уйлыйм. Читтән кертелмәсә, барыбызның да продукциясенә сорау да, урнаштыру мөмкинлеге дә булыр иде. Иң мөһиме – товарның сыйфаты яхшы булсын. Югары сыйфатлы азыкка да, чималга да сатып алучы табыла ул. Без быел иртә өлгерә торган кәбестә үстергән идек. Аны тулысынча Казанда реализацияләдек, әле җитми дә калды. Дөрес, арадашчылар белән эшләргә туры килә, ә алар продукциянең бәясен ике тапкыр диярлек күтәрә. Елның-елында бәрәңгене дә уңышлы сатып барабыз. Дәүләт ярдәм итсә, хуҗалыгыбызны тагын да киңәйтергә ниятебез бар.
Татьяна Захарова, "Кызыл-Шәрык" агрохолдингы хезмәткәре, Анино Салман авылы:
–Чит ил азык-төлегеннән башка да Россия авыр хәлгә калмас, иншалла. Һәр крестьян үз гаиләсенә җитәрлек кенә түгел, артыгын да җитештерә бит итен-сөтен дә, яшелчәсен дә. Казанда көзге ярминкәләр үткәргәндә без кала халкы өчен күпме авыл сые озатып тордык. Үзебез җитештергән ашамлыкларның сыйфаты да бер дигән – мае да, сөте дә, ите дә экологик яктан чиста, тәмле. Кайда, ничек үстерелгәне, ни рәвешле һәм күпме сакланганы мәгълүм дә булмаган океан арты азыклары түгел инде. Мин үзем дә кибеттән товар алганда үзебездә, бигрәк тә Татарстанда җитештерелгәнне, ясалганны сайларга тырышам. Җылы яклардан кайтарыла торган банан, ананасларны барыбер көн дә алып тормыйбыз. Элек алар бөтенләй юк иде әле, яшәдек бит. Аннан соң, әфлисун, мандариннар берзаман үзебездә үк үстерелә башлар әле. Карбыз- кавыннар бик тәмле булып өлгереп җитә бит безнең климатта да.
Габделбари Фәсахов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Яңа Баллыкүл авылы:
–Путин бик дөрес эшләде мондый адым ясап. Америкага, Көнбатыш илләренә артыгын узынырга ирек бирмәскә кирәк. Чит илдән ашамлык керми дип Россия авыр хәлдә калмас. Бездә табигый байлыклар күп, мөмкинлекләр бик зур бит. Ипигә ягып ашарлык кара туфраклы җирләребез генә ни тора! Әмма Җир-ана биргән шул байлыкны файдалана гына белмибез. Никадәр җирләребез эшкәртелмичә буш ята – шуңа йөрәк әрни.
Мөмкинлекләрне файдаланырга, эшләргә, тәртипне, дисциплинаны ныгытырга кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
10.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз