Районыбыз футболчылары – финалда

2014 елның 19 августы, сишәмбе
ДЮСШ тренер-укытучысы Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге футболчы егетләр, республика беренчелегенең икенче әйләнешендә Балык Бистәсе командасын 6:0, чистайлыларны 2:1 исәбе белән отып, ике җиңү яуладылар. Финалда алар республиканың кечкенә шәһәрләренең һәм авыл районнарының иң көчле сигез командасы арасында уйнаячак. Команданы иң яхшылар рәтенә күтәрә алган  футболчыларыбыз менә алар: Рамис Минһаҗетдинов. Рөстәм Сибагатуллин, Дмитрий Тулаев, Айрат Мисбахов, Раил Шәмсетдинов, Марат Гайфуллин, Никита Софронов, Виталий Майоров, Рәсим Ахмеров, Руслан Галиев. Финал уеннары Казанда “Рубин” футбол кыры базасында 12-14 сентябрьдә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International