Хастаханәдә Казан табиблары халыкны бушлай кабул итте

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәтлек” проекты кысаларында оештырылды. Республиканың 2 нче клиник хастаханәсеннән районга эндокринолог, невролог, окулист, кардиолог килгән иде. Район медицина учреждениеләре әлеге белгечләргә кытлык кичерә. Шуңадыр да Казан табибларына күренергә теләүчеләр бик күп булды. Табиблар барысы 83 пациентны кабул иттеләр. Аларның 4 есе республика учреждениеләренә консультациягә җибәрелде, 9 ына республика хастаханәләренә ятарга юллама бирелде, 68 енә амбулатор дәвалау билгеләнде. Халык сәламәтлеген ныгытуга югәлтелгән акцияләр үткәрүе өчен пациентлар һәм үзәк хастаханә җитәкчелеге “Бердәм Россия” партиясенә рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International