Асия Сафина – Әлки районының иң әйбәт математика укытучыларыннан берсе

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Асия Сафина – районыбызның иң әйбәт математика укытучыларыннан берсе. Ул 1983 елдан бирле Юхмачы урта мәктәбендә әлеге фәнне укыта. Тирән белемгә һәм профессиональ осталыкка ия, фәнне укыту методикасын бик әйбәт белүче, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче укытучы буларак, Асия Шакир кызы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 
Балаларның ышанычын яулау, яраткан укытучысы булу өчен  аларның күңел халәтен аңлый белергә, таләпчән һәм гадел булырга кирәк, дип исәпли ул.
 
–Минем тормышымда төп казанышым – математика һәм физика укытучысы профессиясен сайлаган укучыларым һәм икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, бүген Казан Федераль университетында укытучы кызым, – ди Асия Шакировна.
 
Аның шактый укучылары мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладылар. Шәкертләренең күпчелеге югары белем алдылар, педагогика вузларын тәмамлаучылары да байтак. Мәктәптә үзе белем биргән укучыларының әле дә аның белән элемтәне өзмәүләре,  янына килеп йөрүләре, шылтыратып, хәбәрләшеп торулары, уңышлары турында сөйләүләре педагогны бик сөендерә. Әйткәнебезчә, яраткан укытучыларының эшен дәвам иттерүчеләр дә күп, ә Эльмира Ситдыйкова КФУның физика-математика факультеты укытучысы.
 
Асия Сафинаның тормыш кредосы дистә еллар буенча үзгәрешсез калган: "Тормышта шундый итеп яшәргә кирәк, үткәннәрне искә алырга оялырлык булмасын". Шуңа да ул бүген дә заманча мәктәп өчен бик кирәкле белгеч булып кала. Менә быел да аның укучылары  математика буенча бердәм дәүләт имтиханын уртача район күрсәткеченнән югарырак нәтиҗә белән тапшырдылар. Педагогның  дәресләрнең методик эшләнмәләре буенча республика бәйгесенә тапшырган эше "Геометрия буенча иң яхшы методик эшләнмә" номинациясендә иң уңышлысы дип табылды.
 
Асия Шакировна Казанда "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган республикада Математика елын тантаналы ябу чарасында да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International