Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Чуаш Кичүе мәктәбе – Әлки районының иң өлкән уку йортларыннан берсе
2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Мәктәбебезнең бүгенге уңышлары турында да әйтеп узарга кирәктер. Бездә тотрыклы, иҗади педагоглар коллективы эшли, яшь белгечләр дә килеп тора. Узган уку елында мәктәптә 97 укучы белем алды. Чыгарылыш сыйныфлары укучылары БДИ буенча әйбәт күрсәткечләргә ирештеләр. Рус теле, биология, химия, җәмгыять белеме, математика буенча укучыларыбыз чыгарылыш имтиханнарын уртача район һәм республика күрсәткечләреннән югарырак балларга тапшырдылар. Быел мәктәпне тәмамлаган 15 укучыбызның 87 проценты югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәчәк, калганнары исә училищеларга һәм техникумнарга керде.
Яңа уку елында мәктәбебез беренче сыйныфка 11 баланы кабул итә. Алар да тату мәктәп коллективына кушылыр һәм мәктәбебезнең күркәм традицияләрен һәм башлангычларын лаеклы дәвам итәр дип өметләнәбез.
Җәйге каникуллар һәм отпусклар вакытында да мәктәптә умарта оясыдай эш кайнап торды. Быел бит мәктәбебез капиталь ремонт буенча республика программасына кертелде. Төзекләндерү эшләре февраль аенда ук башланды. Төзелеш механизмнары тавышы мәктәп кыңгыравы һәм балалар шау-шуы белән аралашты. Бер класстан икенче класска күчкәндә балалар искергән бинаның үзгәрүен, яңаруын кызыксынып күзәттеләр.
Мәктәп бинасында электр белән тәэмин итү, җылылык, канализация системалары, кабинетлар, актлар залы һәм спорт залы яңартылды, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды. Барлык класс бүлмәләрендә һәм фән кабинетларында ремонт һәм реконструкция эшләре югары стандартлар нигезендә башкарылды.
Бүген мәктәптә балаларга сыйфатлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бина балаларның күз алдында яңарды. Малайлар һәм кызлар танымаслык булып үзгәргән, матурланган мәктәп бусагасыннан атлап керәсе көнне түземсезлек белән көтәләр. Мәктәпне инде тәмамлап чыгучылар бүгенге укучыларга кызыгып карыйлар, эх, балачак елларына кире кайтасы иде, диешәләр.
Әйе, бүгенге мәктәп ул – заманча класслар, компьютерлар һәм ноутбуклар, интерактив такталар һәм мультимедиа җайланмалары. Әмма беренче чиратта мәктәп – балалар, укытучылар һәм ата-аналар. Ул балалар һәм укытучылар йөрәкләренең ялкыны белән яши.
Шундый зур төзелеш эшләре алып барылса да, мәктәп яны участогы һәм әйләнә-тирәсе җәй буе чәчәкләргә күмелеп утырды. Барлык укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре яшелчә бакчасында, теплицада эшләделәр, төзүчеләргә булыштылар.
Мәктәптә ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Шактый искергән бинаны заманча, яңа уку йортына әверелдергән, бу зур эшкә катнашы булган һәркемгә без бик рәхмәтлебез. Бигрәк тә районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллинга һәм ремонт эшләрен башкарган төзелеш оешмасы начальнигы Рәшит Мөхәммәтшинга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәктәбебез чын белем сарае булып, бөтен авыл халкын шатландырып әле бик-бик озак яшәр, халыкка хезмәт итәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз