Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша
2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлаганнан соң Максим армия сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 2013 елдан ул безнең мәктәптә эшли. Максим Сергеевич физик культура дәресләрен укытуның фәнни-теоретик нигезләрен яхшы үзләштергән педагог.
Мәктәп укучылары белән ул массакүләм спорт һәм физкультура-савыктыру эшләрен алып бара. Балаларны бүрәнәдә һәм борысларда күнегүләр ясарга, аркан буенча үрмәләргә, дөрес итеп тартылырга һәм мәтәлчек атарга өйрәтә, төрле спорт уеннарының кагыйдәләрен аңлата. Яшь белгеч дәресләрдә хәвефсезлекне тәэмин итү, санитар-гигиена нормаларын үтәү хакында да кайгырта, күп балалар катнашында савыктыру чаралары үткәрә. Ул шулай ук спорт нормативлары тапшыруны оештыра, балаларны ярышларга әзерли, спорт секцияләре эшен алып бара. Яшь укытучыны укучыларыбыз яратып өлгерде инде. Ул мөһим профессиональ сыйфатларга ия. Болар – әйбәт физик әзерлек, чыдамлык, педагогик сәләт, кешеләр белән аралаша белү, балалар белән эшләү осталыгы.
Максим Муштаков "Безнең яңа укытучы" профессиональ бәйгесендә катнашты. Ул шулай ук "Полит Завод" бәйгесе җиңүчесе булды, "Яшь гвардия" штабы начальнигы итеп сайланды. Максим волейбол, җиңел атлетика һәм чаңгы буенча район ярышларында хөкемдар буларак катнаша, үзе дә ярышларда чыгыш ясый. Аның укучылары мәктәпнең спорт чараларында гына түгел, бадминтон, волейбол буенча район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда да җиңүче булдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз