Көнкүреш ришвәтчелеге кеше туганнан алып үлгәнче дәвам итә

2014 елның 22 августы, җомга
Әлегә чаклы сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, дәүләт автоинспекциясендә, социаль өлкәдә ришвәтчелек чәчәк ата. Социаль өлкә дигәндә  ялган медицина белешмәләре бирү, эшсезлек буенча субсидияләрне законсыз алу, хәрби хезмәттән законсыз азат итү, балалар бакчасына чиратсыз үтү кебекләр керә.
 
Белгәнебезчә, ришвәтчелек ике якка бәйле – бирүчегә һәм алучыга. Көнкүреш ришвәтчелегендә гомеремдә дә катнашканым юк дип кайсыбыз гына кистереп әйтә ала икән. Безнең аңда шундый ышаныч ята: хастаханәдә әйбәтрәк дәваласыннар, карасыннар өчен үзеңнән өлеш чыгарырга кирәк. Ә бит соңгы дистә елда гына да замана күпкә үзгәрде. Медицина алга китте. Бернинди акча яисә бүләкләрсез дә дәвалау сыйфатлы булырга тиеш. Ә инде дәвалану чорында сәламәтлек сагында торучылар сездән  нидер өмет итә я ачыктан-ачык сорый икән, сезнең "Халык контроле" аша мөрәҗәгать итеп үз-үзегезне яклау мөмкинлеге бар.
 
Утырышта  вузларда ришвәтчелекнең  чәчәк атуы, аның яңа төрләре гамәлгә керүе хакындагы сүзләр Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә ярсытты, ул бу хәлгә чик кую буенча кичекмәстән катгый чаралар күрергә кушты.
 
Видеокиңәшмәдә чыгыш ясаучылар арасында, көнкүреш ришвәтчелеге кеше туганнан алып үлгәнче дәвам итә, дип раслаучылар да табылды. Нарасый дөньяга килгәч бала тудырү бүлегенә күчтәнәчләр белән барасы. Кайбер тудыру йортларында  акчалата бүләкнең күләме дә билгеләнгән. Нигәдер малай тугач түләү күләме дә зуррак икән. 
 
Аннан сабыйны балалар бакчасына урнаштыру, мәктәп, вузга кертү… Бакыйлыкка күчкән кешене соңгы юлга озатканда  кайбер урыннарда зиратта урынны да ришвәткә сатып алу  очраклары бар икән. Билгеле, мондый хәл белән килешеп яшәү ярамый. Дәүләткә, барыбызга да зур зыян салучы  коррупциягә чик куйыйк дисәк, беребезгә дә беркемгә ришвәт бирмәскә генә кирәк.
 
Республика сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, киңәшмәдә чыгыш ясап, үзе җитәкчелек иткән тармакта ришвәтчелекнең шулай киң таралуына борчылуын белдерде. Медицинада коррупция очракларын киметү буенча зур эш тә алып барыла икән. Хастаханәләрдә электрон чиратка басу, пациентның үзен дәвалаган өчен бәя бирү алымын кертү, видеокамералар урнаштыруның ришвәтчелеккә  киртә куярга ярдәм итәсенә өметләнә министр.
 
Президент, утырышка йомгак ясап, мәктәпләребездә, хастаханәләрдә намуслы, хөрмәткә лаек кешеләрнең күбрәк булуын билгеләп үтте. Ә инде аерым затлар алар исеменә тап төшерә икән, без моңа каршы бердәм көрәшергә тиеш. Бу уңайдан "Халык контроле" порталы көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне киметүгә җитди йогынты ясаган. Аңа 23 меңнән артыграк заявка алынган. Шуларның 14 меңе хәл ителгән, 4 меңе буенча эшләр планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International