–Товарны тагын да күбрәк алып килергә була иде, машинабызга сыймады,–ди.
Иске Салман мәктәбенең тавык түшкәләрен бик тиз алып бетергәннәр. Чиябаш мәктәбе исә сап-сары эре суганнар сатып ята. Бер апа:
–Үзебез дә үстерәбез дә, бигрәк матур суганнары, кызыгып алдым әле,–дип бер зур пакет тутырып алып китте.Әхмәт мәктәбе капчык-капчык сарымсак алып килгән. Ике төрлесе бар - ваграгының килосы 70 сум, эресе 100 сум. Бер дә кыйммәт түгел инде, диешеп, чират торып алалар. Әле бит ул сарымсак һәр бакчада уңмый да.
Яңа Салман мәктәбе кап-кап йомырка сата.
–Әллә тавык та асрыйсызмы?– дип соравыма мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов:
–Тавык та, каз-үрдәк тә, сарык та асрыйбыз, умарталарыбыз да бар,–дип җавап бирде. Хәер, киштәләрдәге товарның төрлелегеннән дә күренә бу.
Татар Борнае мәктәбе гомер-гомергә бакча җиләген оста үстерүләре белән дан тота. Менә алар шул нигъмәттән әзерләнгән тәмле кайнатмалар алып килгәннәр. Быел җиләк мәйданнарын киңәйтеп, яңа сортлар утыртканнар икән. Ә зур бер тармадагы бәйләм-бәйләм мәтрүшкәләр тирә-юньгә хуш ис бөркеп тора.–Бигрәк күп җыйгансыз!–дим.
–Без өч ел инде мул итеп мәтрүшкә әзерлибез, мунча себеркесе бәйлибез. Сатылып бетеп бара,–ди мәктәп хезмәткәре Илгиз Минсәгыйров. – Былтыр берәүләр берьюлы илле төргәк алдылар мәтрүшкәне.
Безнең якларда урман нигъмәтләре мулдан шул. Җаен, вакытын белеп хәзерләсәң, алучысы табыла икән. Өстәмә кереме исә озын-озак уку елында хәйран гына ярап куяр.Зур гына тавык түшкәсе сатып алган Мөнҗия апа Хәбирова:
–Тавыгы бигрәк матур, кыйммәт тә түгел,–дип сөенеп тора. –Рәхмәт безне шундый мул ризыклар белән кинәндергән мәктәпләргә!