Бүтәннәр хезмәтен хөрмәт итик

2014 елның 22 августы, җомга
Сүземне нигә шулай башладыммы? Мин үзем Базарлы Матакта яшим. Тегеңә-моңа риза булмыйча авыл җитәкчеләрен орышучылар белән дә сөйләшергә туры килә. Ә мин алар белән килешмим. Карагыз әле,  соңгы елларда тормышыбыз күпкә яхшырды бит. Авыл чистарды, төннәрен урамнарны лампалар яктырта, бөтен җирдә асфальт. Элек бу хакта хыяллана да алмый идек.
 
Авыл җирлеге  җитәкчеләренә нинди генә эшләр башкарырга, нинди генә проблемалар хәл итәргә туры килми. Урамда хайван үләксәсе ята икән – авыл советы җыештырсын, агач кисәргә кирәк икән – авыл советына, юлларны чистарту, язгы ташудан коткару – авыл советы кайгыртсын. Урамда су бетсә, баганада ут янмаса да тизрәк шунда шылтыратабыз. 
 
Ә авылыбыз ямьлерәк, чистарак булсын өчен үзебез нәрсә эшлибез соң? Күбебез тәмәке капларын һәм төпчекләрен, су шешәләрен һич уңайсызланмыйча урамга ташлап калдыра. Йорт-җирдә җыелган чүп-чарны капка төбеннән алып китү хезмәте оештырылды, бик уңай. Ә бит кайберәүләр  шул хезмәт өчен дә түләргә теләми. Йортындагы чүбен оялмыйча юл буена илтеп түгүчеләр дә бар. Ә безнең арттан кем җыештырырга тиеш соң? 
 
Хәер, бу хакта күп сөйләргә була. Озын сүзнең кыскасы, бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итик. Иртә таңнан капчык тотып урамнардан чүп-чар җыеп йөрүче эшчеләрне күрәсездер. Ул бит сез һәм без ташлаган чүпләр. Тәртиплерәк, тәрбиялерәк, кешелеклерәк булыйк. Яшәгән җиребезне чиста тотарга өйрәник.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International