Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Роберт Рәшит улы Гадиев билгеләнде

2014 елның 22 августы, җомга

Хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле районыбызда намус белән хезмәт куйган, 12 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән Әсхәт Минзыятдин улына җитәкчеләр, коллегалары, кул астында эшләүчеләр рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр әйттеләр. Әсхәт Сәгъдиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, район, республика агропромышленность комплексын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп моңа кадәр биредә механикалаштыру буенча консультант булып эшләгән Роберт Рәшит улы Гадиев билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International