Азат Әхмәтов Әлки районы комбайнчылары арасындагы ярышта лидер

2014 елның 22 августы, җомга

Ул  урып-җыю башыннан бирле үзенең “Лексион-570” комбайны белән 2150 тонна иген суктырды. Азатның соңгы биш елда алдынгылыкны биргәне юк – ул район комбайнчылары ярышын әйдәп бара.

Республика көнен Азат басуда комбайн штурвалы артында каршыларга җыена. Дөрес, “Көньяк Әлки” филиалы механизаторлары үз кырларында үстергән икмәкне  күптән җыеп алырга өлгерделәр. Ә Азат кебек уңган механизаторлар башка хңҗалыкларга уракта ярдәм итәргә баралар. Азат Әхмәтов “Кызыл Шәрык-Агро”ның  Алексеевск районындагы “Биләр” филиалы игенчеләренә икмәкне җыеп алуда булыша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International