Кичекмәстән полиция бинасында булган хезмәткәрләр һәм якын-тирәдәге оешмаларның каравылчылары эвакуацияләнә. Ашыгыч медицина ярдәме, МЧС һәм башка службалар әзерлек хәленә китерелә. Эчке эшләр бүлеге бинасы һәм аның әйләнә-тирәсе киртәләп алына, җентекләп тикшерелә. Бераздан Спас районыннан китерелгән махсус әзерлекле этләр белән дә территориядә тикшерү үткәрелә. Әмма шартлаткычларны хәтерләтүче шикле предметлар табылмый. Хәзер әлеге ялган хәбәрне җиткерүче бәндәне эзлиләр. Ул шалтыраткан телефон номеры якынча ачыкланган инде. Шикле кеше дә бар. Мондый гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралган, аны кылучыга өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.