Болгар хәзер бөтен дөнья хәзинәсе

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген Россиядә  ЮНЕСКОга кертелгән 27 объект исәпләнә. Шуларның икесе – Татарстан җирлегендә. Моннан дистә еллар элек Казан Кремле Бөтендөнья мирасына кергән булса, бүген Болгар да шулар исемлегендә. ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар тыюлыгында булды, андагы тарихи һәм яңа биналарны карады. Шул ук көнне ул М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны тапшырды. Шулай итеп, безнең күрше районда урнашкан, горурлыгыбыз булган, төзелешенә үзебез дә өлеш керткән Болгар музей-тыюлыгы хәзер Татарстанныкы, Россиянеке генә түгел, ә бөтен дөньяныкы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International