Фатир документлары югалса нишләргә?

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
–Документлар югалган, янгын яисә түбәдән су агу нәтиҗәсендә яраксызга әйләнгән, я булмаса аларны урлаганнар икән – теләсә кайсы очракта әлеге документларны яңадан эшләтеп алырга кирәк,–дип аңлата Ада Зәйдуллина. –Моны эшләү авыр түгел. Фатирга дәүләт теркәве турындагы яңа таныклыкны аны кабат бирү хакындагы гариза нигезендә алырга мөмкин. Моның өчен шәхесеңне раслаучы документыңны күрсәтү һәм физик затларга 200 сум, ә юридик затларга 600 сум дәүләт пошлинасы түләү зарур. Гади язма формада  төзелгән документларның расланган күчермәләре фатир хуҗасының мөрәҗәгате нигезендә 5 көн эчендә бирелә. Түләү шулай ук һәр документ өчен физик затлардан 200 сум, ә юридик затлардан 600 сум.
 
Әгәр документ нотариуста раслатылган булса, турыдан-туры  аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документ дәүләт власте яисә җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән очракта аны биргән органга мөрәҗәгать итү зарур.
 
Әгәр сез документларны урламадылармы икән, дип шикләнсәгез һәм  бүтән бер кешеләрнең сезнең мөлкәт белән законсыз эш кылуыннан курыксагыз, бу очракта фатир хуҗасының шәхсән үзе катнашыннан башка теркәү гамәлләре кылуны тыю турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта мошенниклар үз кулларына эләккән документлардан берничек тә файдалана алмаячак.
Матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International