Районда “Мәк-2014” профилактик операциясенең икенче этабы бара

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Әлеге акция бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Операциянең беренче этабында районыбызда  күләмле эш башкарылды. Кыргый киндер үсүнең 7 очрагы ачыкланды. Әлеге үсентеләр тулысынча юк ителде. Наркотик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнгән бер кешегә карата җинаять эше кузгатылды.

Әгәр сез үлән төрендәге наркотик матдәләрне законсыз саклау, сату яисә куллану фактлары хакында беләсез икән, 02 яисә 2-01-02 телефоннары буенча шылтыратып хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International