Ел башыннан бирле Әлки районында 23 янгын очрагы теркәлде

2014 елның 30 августы, шимбә

Утта 25 корылма зарарланды яисә янып юкка чыкты. Янгыннарның барысы да торак секторында булды. Иң аянычлысы  – утта бер кешенең гомере өзелде. Янгыннарның бишесе ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. 11 очракта ут чыгуга электр җиһазларын һәм көнкүрештәге электр приборларын файдалану кагыйдәләренең бозылуы сәбәп булган. Шулай ук мич ягу кагыйдәләренең үтәлмәве, балаларның шырпы белән шаяруы, яшен сугу нәтиҗәсендә ялкын дөрләгән. Бер ут төртү очрагы теркәлгән. Янгыннарның узган елдагыдан күбрәк булуы да борчу уята.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар. Мичләрдән, көнкүреш электр приборларыннан һәм газ җиһазларыннан файдаланганда саклык таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарур. Беренчел янгын сүндерү чараларын (ут сүндергечләр, әрҗә белән ком, сулы кисмәк һ.б.) да кул астында тотарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International