Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның барлык халкына котлауларын җиткерде

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
"Белем көне – барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә  йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре белән мәктәпләренә юл тотар. Районыбызның барлык уку йортлары да балаларны кабул итәргә әзер. Анда заманча белем бирү өчен бик күп шартлар тудырылган. Кадерле балалар, һәр мөмкинлектән файдаланып, вакытыгызның минутын да бушка әрәм итмичә тырышып укыгыз, мәктәптән ныклы, төпле белем алып чыгыгыз. Хәзер тормышта үз урыныңны табу өчен һәркемнән  тирән белем, киң мәгълүматлы булу таләп ителә. Педагогларга җаваплы хезмәтләрендә яңа казанышлар, иҗади эзләнүләр, һәркемгә сәламәтлек телим. Белем көне котлы булсын!" дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International