Җәйнең соңгы ае август туйлар ае булды – район ЗАГС бүлегендә 15 пар никахлашты.
Ни куаныч, бу айда бер генә аерылышу да булмаган. Августта 16 бала дөньяга килгән, ә 28 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ел башыннан бирле 134 бәби туган, 63 гаилә төзелгән, 25 гаилә таркалган, 215 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: узган елның августында районда 10 гаилә төзелгән, 7 пар аерылышкан, 19 бала туган, 37 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә гыйнвар-август айларында 124 бала дөньяга килгән, 68 туй булган, 50 гаилә таркалган, 224 кеше үлгән.