1967 елда авыл хуҗалыгында куйган намуслы хезмәте өчен Надир ага Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Район партия комитетының ул чактагы беренче секретаре Илдус Шәйдуллин тапшырган әлеге орден – Надир ага өчен бүләкләрнең иң истәлеклесе.
–Бригадир булып эшләгәндә зур коллектив белән җитәкчелек иттем. Ул елларда фермада сыер савучылар, терлекчеләрнең саны 50-60 кешегә җитә иде. Бердәм булып, зур тырышлык куеп эшләдек. Әле хезмәт көненнән соң клубка җыелышып, авылларда концертлар куеп йөри идек,–дип искә ала ветеран.
Кышкы суык бер кичтә күрше авылдан концерт куеп кайтканда очрата ул гомерлек яры Кәүсәрия апаны да. Матур тормыш корып бергә яшәүләренә инде 47 ел узып киткән. Ике кыз, бер малай үстергәннәр, бүген дә бер-берсен яратып, хөрмәтләп гомер итәләр.