Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңгыры да шатлык
2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Республика көне күптәннән инде әлкилеләрнең яраткан бәйрәменә әверелде. Дөрес, көн дәвамында әле халык эштән бушамый. Авылда хәзер эшнең иң күп чагы бит: бакчаларда мул уңыш өлгерде, басудагы игеннәрне дә урып-җыеп бетерәсе бар. Ә менә кичен халык дәррәү бәйрәм үткәреләсе урынга – Базарлы Матак урта мәктәбе стадионына җыелды. Бу көнне коеп-коеп яуган яңгыр да бәйрәм итәргә һич комачауламады. Кешеләрнең кәефе күтәренке, күңеле шат иде. Район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да хәйран кеше җыелды.
Утлар белән яктыртылган стадион гөрләп торды. Районның үзешчән сәнгать осталары кич буе матур концерт күрсәттеләр, балалар өчен батутлар, ясалма таучыклар эшләде, кайнар шашлык пешеп торды, сәүдә нокталары төрле тәм-том, камыр ризыклары тәкъдим итте.
Бәйрәм итүчеләрнең күбесенең түшләренә Татарстан әләме төсләрендәге тасмалар беркетелгән иде. Аларны халыкка "Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе вәкилләре өләште.
Халыкны Республика көне белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.
–Бүген көне буе яңгыр явып торса да, ул безнең бәйрәмгә комачауламый. Киресенчә, яңгырга шатланасы гына. Безнең бөртеклеләр урагы төгәлләнү алдында. 13 мең гектарда көзге чәчүне башкардык. Менә шул культураларга яңгыр бик кирәк,–диде Фердинат Мидхәтович. –Суверенлык алган 24 ел эчендә республикабыз зур үсешкә иреште. Ә районыбыз бүген республикада алдынгылар исемлегендә. Монда һәркайсыгызның өлеше бар. Рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен! Алда торган сайлауларны имин уздырыйк, парламентыбызга эшләре белән сыналган булдыклы кешеләрне үткәрик.
Шул чагында киләчәгебез тагын да уңышлы, тотрыклы булыр.
Республика көненә барлык авыл җирлекләреннән гаҗәеп матур чәчәкләр һәм яшелчәләр композицияләре әзерләп килгәннәр иде. Бәйрәм кичендә әлеге бәйгегә дә нәтиҗәләр ясалды. Иске Салманннан чәчәкләр композициясе иң гүзәле дип табылды. Икенче урында – Әхмәт, өченче – Түбән Кәчи, аннан соң Хурада, Түбән Әлки авыл җирлекләре. Яшелчәләр композицияләре бәйгесендә Яңа Чаллыга тиңнәр табылмады. Үргәгар – икенче, Әхмәт өченче урында. Борискино, Базарлы Матак вәкилләренең эше дә уңышлы дип табылды.
Аллы-гөлле утлары белән төнге күкне бизәгән бәйрәм салюты кич буе күңел ачкан халыкны тагын да сөендерде. Җыр-музыка, биюләр әле бик озак дәвам итте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз