Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Авылларга заманча элемтә килә
2014 елның 5 сентябре, җомга
–Быел районның кайбер авыллары өчен интернет проблемасын хәл итү буенча боз кузгалды дияргә була,–ди Илсөяр Илдусовна. – Унбер авылда радиотелефон элемтәсе вышкалары бастырылды. Әлеге вышкаларга GPRS җиһазлары урнаштырыла. Алар ярдәмендә халык интернетка тоташа алачак. Әлеге авылларда шулай ук "Летай" мобиль операторы челтәренә тоташу мөмкинлеге туачак. Бүген инде Борискино, Демидовка, Карга, Түбән Кәчи, Яңа Үргәгар, Урта Әлки, Иске Алпар, Иске Чаллы, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Юхмачы авылларында биеклеге 20 метр булган вышкалар бастырылды. Ә Базарлы Матакта әлеге вышкалар ике урында – ЮХИДИ бүлекчәсе янында һәм Көньяк урамында куелды. Аларның һәркайсына җепселле кабельләр сузылды. Базарлы Матактагы бер вышкага 4G җиһазы урнаштырылды. Ә бу иң заманча, сыйфатлы элемтә, телевидениегә тоташу, зур тизлекле интернет һәм башка бик күп югары сыйфатлы хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге дигән сүз.
–Илсөяр Илдусовна, сез кайсы авылларда "Таттелеком" вышкалары урнаштырылуын атадыгыз. Якын киләчәктә анда интернет та эшләп китәр. Тагын нинди авылларда шундый заманча элемтә булдыру күздә тотыла?
–Без тагын сигез авылда вышкалар урнаштыру өчен җирләрне арендалауга документлар рәсмиләштереп куйдык. Бу эш гаять четерекле. Җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләсендә район җитәкчеләре бик ярдәм итте.
Гомумән, бездә вышкалар урнаштыру планлы төстә, тоткарлыксыз бара. Тагын шундый элемтә үзәкләре Яңа Салман, Иске Салман, Иске Тахтала, Кошки, Кората, Иске Баллыкүл, Чуаш Шәпкәсе, Югары Матак авылларында булдырылачак. Финанс мәсьәләләре хәл ителгән очракта подрядчы "Альянс" оешмасы бу эшне быел ук башкарачак. Быел эшләнеп бетмәсә, киләсе ел планына керәчәк.
–Димәк, безнең әле интернет проблемасы булган авыллар да калачак?
–Әйе. Әйтик, Карга авылында интернетка тоташырга теләүчеләр бик күп. Әмма ул авылга җепселле линия сузу бик кыйммәткә төшә. Шунлыктан безнең әлеге эшне планга кертүне сорап язган хатларыбыз кире кагыла килә. Бик кызганыч, Каргада бит бөтен яктан уңайлыклар тудырылган, ә интернет проблемасы һаман хәл ителми. Шулай ук Иске Чаллы авыл җирлегенә керүче авыллар, Иске Камка, Карамалы, Апак, Иске Салман, Хлебодаровка, Иске Тахтала, Югары Кәчи авыллары халкына заманча элемтә килүен көтәсе кала әле.
–Хәзер, кәрәзле телефоннар заманында, сез телефон абонентларыгызны саклап кала алдыгызмы?
–Бүген безнең 4533 телефон абонентыбыз бар. Бездән китүчеләр дә, яңа тоташучылар да булып тора. Районда 2800 гаиләдә интернет элемтәсеннән файдаланалар, 782 йортта кабельле телевидение бар. Безнең элемтә узелы 1596 километр озынлыктагы элемтә линиясенә һәм 29 цифрлы АТС ка хезмәт күрсәтә. Аларның 15 е җепселле элемтә линиясе белән тоташтырылган. Бу урында үзебезне бик борчыган бер мәсьәлә хакында әйтеп үтәсем килә. Соңгы айда районда элемтә кабельләрен өзү очраклары ешайды. Ә бит җир казу эшләрен башкарыр алдыннан теләсә кайсы оешма һәм аерым кешеләр моны безнең белән килештерергә тиешләр. Күп авыл җирлекләре башлыклары һәм оешмалар җитәкчеләре шулай эшлиләр дә. Әмма берничә мәртәбә кабельләрне өзеп тә һаман җир казу эшләрен безгә хәбәр итмичә башкаручылар бар. Мондый фактлар безне гаять авыр хәлгә куя. Шуңа тагын бер кат искәртәсем килә: казу эшләренә тотыныр алдыннан 2-00-16 телефоны буенча безгә мөрәҗәгать итсәгез иде.
–Илсөяр Илдусовна, заманалар гел үзгәреп, яңалык арты яңалык булып тора. Әнә шул заманча җиһазлар һәм технологияләр буенча эш итәрлек кадрларыгыз бармы, җитәрлекме?
–Бүген бездә үз алдыбызда торган бурычны үтәрлек коллектив тупланды. Күпләр инде 25-30 ар ел шушы предприятиедә намус белән хезмәт куялар. Әйтик, Людмила Миронова, Любовь Леонтьева, Нина Грачева шундыйлардан. Харис Фәхретдинов, Рафаэль Вәлиуллин кебек бөтен эштә оста егетләребез бар. Николай Юзупов, Мария Зайцева, Эдуард Родионов, Радик Гайнетдинов кебек белгечләр теләсә нинди четерекле техниканы буйсындырырга сәләтлеләр.
–Әйтик, минем телефон яисә интернет эшләми башлады ди. Кая мөрәҗәгать итәргә тиешмен?
–Стационар телефоннан яисә таксофоннан (алар һәр авылда бар) 125 номеры белән шылтыратып телефоныгыз эшләмәүне хәбәр итәргә кирәк. Ә 118-18 телефоны буенча хәбәр биреп интернет проблемасын хәл итә аласыз. Я булмаса кәрәзле телефоннан 843-222-22-22 номерын җыеп та проблемагызны аңлата аласыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз