Мондый мәктәпләрдә “бишле” гә генә укыйсы

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Сәфәребезнең беренчесе Иске Матак урта мәктәбенә булды. Узган ел капиталь ремонтланган мәктәп бинасы тышкы яктан да, эчтән дә өр-яңадай булган. Өлкәннәр класс кабинетларына кергән саен гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. Интерактив такта турында җентекләп сораштылар, өр-яңа тегү машиналары  һәм заманча агач эшкәртү станоклары урнаштырылган технология  кабинетын бик кызыксынып карадылар. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда  үзләренә нинди шартларда укырга туры килүен искә алдылар.

Бу мәктәп белән 12 ел җитәкчелек итүче Мария Чванова кунакларга мәктәп тормышы турында җентекләп сөйләде, укучыларының республика бәйгеләрендә, аеруча спорт ярышларында ирешкән уңышлары хакында горурланып бәян итте. Өлкәннәр  Мария Николаевнаның үзен дә алкышладылар – ул бит быел компьютерда эшләү буенча пенсионерлар арасында узган республика бәйгесендә җиңеп чыкты.

Күп еллар инде Иске Матак мәктәбе үз ашханәсенә җитәрлек азык-төлекне үзе җитештерә. Биредә мөгезле эре терлек, дуңгызлар асрыйлар. Түтәлләрендә мул булып яшелчә өлгергән. Укучылар үстергән тәмле яшелчә һәм җимешләрдән без дә авыз иттек.

 

Аннан соң  без Яңа Салман мәктәбенә юл тоттык. Ике ел элек ул да менә дигән итеп ремонтланган. Бинаның стеналары җылытылган, эчтә җайлы бәдрәфләр ясалган, класслар иркен, якты.

Биредә дә сарыклар, тавыклар, үрдәкләр асрыйлар, умарта тоталар, яшелчә үстерәләр. Кунакларны алар урамда ук кайнап торган самоварлар белән каршы алдылар.

–Авыз итегез әле, барысы да үзебезнең хуҗалыктан бит,–дип, җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, бал белән сыйладылар. Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтовның һәм укытучыларның кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтеп, мәктәпнең матурлыгы белән хозурланып юлга кузгалдык.

 

Хлебодаровка мәктәбенә барганда  автобуста ук пенсионерлар бу мәктәп белән озак еллардан бирле тәҗрибәле директор Анна Локтева җитәкчелек итүе хакында сөйләшеп алдылар. Без туры юлдан Анино Салман  аша барырга чыккан идек. Биредә бик күп юл төзү техникасы очраттык. Эшчеләр юл аша су агу торбалары салалар, юл полотносын ныгыталар. Юлларыбызның  елдан-ел яхшыруына, төзекләнүенә сөенә-сөенә Хлебодаровкага килеп тә җиттек.

Мәктәп директоры Анна Павловна безне шундук яшелчә бакчасына алып кереп китте. Кәбестә участогын күреп, пенсионерларыбыз ах итте: эре-эре кәбестәләр 2  мең төптән артып китә икән. Помидорлар да кып-кызыл булып өлгергән – алары 700 төп. Бакча җиләгенә зур урын бирелгән. Моннан тыш әле өч савым сыерлары, үгезләре, ике таналары, умарталары, тавык һәм үрдәкләре бар икән. Үзләреннән арткан продукцияне сатып, акчасына мәктәпкә агымдагы ремонт ясыйлар, балалар белән экскурсияләр оештыралар.

Аннан соң актлар залында  кунакларга мәктәп тормышы турында сөйләгәндә Анна Локтева “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның үзләренә ярдәм күрсәтеп торуы хакында да әйтте. Фоат Вәлиев мәктәп укучылары өчен чаңгылар алып биргән икән.

–Ул бит узган кышта безнең җирле оешмага да 15 пар яхшы чаңгы бүләк итте,–дип пенсионерлар да сөенечләрен уртаклаштылар.

Кунакларга концерт та күрсәттеләр. Мәктәпнең элекке укучысы Алмаз Сафин, Демидовка авылы клубының “Рябинушка” ансамбле, балалар бик матур номерлар белән чыгыш ясадылар, өлкәннәрнең күңелләрен күтәрделәр.

Район үзәгенә кайтышлый Карга мәктәбенә дә кереп чыктык. Биредә дә искиткеч зур яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы исебезне китәрде. Монда хәтта фасоль дә үстерәләр икән, аны уңышлы гына саталар да. Терлек-туарлары да бар.

Мәктәп белән танышканнан соң Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев авыл буйлап экскурсия үткәрде. Өлкәннәр яңа мәдәният йортын, матур итеп төзекләндерелгән мәчетне карадылар. Мәдәният  йортының җиһазланышы затлы театрлардагы кебек – шуңа сокланып тордылар. Рамил Минһаҗев Пенсионерлар берлегенең җирле бүлегенә авыл тарихы тупланган “Каргауыл” китабын бүләк итте.

Өлкәннәр мәктәпләргә сәяхәттән бик тәэсирләнеп кайттылар. Алар һәркайсы төзек, күркәм, чәчәкләргә күмелеп утыралар. Мәктәп яны участокларында нәрсә генә үстерелми! Һәр җирдә тәртип, чисталык. Иң мөһиме – укучыларга төпле белем алу, педагогларга хезмәтләрен башкару өчен  барлык шартлар да тудырылган.

–Мондый затлы мәктәпләр шәһәрләрнең дә барысында да юктыр. Биредә белем алучы балалар ничек бәхетле,–диеште пенсионерлар. –Аларга “бишле”гә генә укыйсы!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International