Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Алты авылда электрон тавыш бирәчәкләр
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Без территориаль сайлау комиссиясенә кергәндә биредә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тавыш бирә иде. Аларның бит күбесе 14 сентябрьдә авыллардагы сайлау участокларында иминлекне саклаячак. Полиция лейтенанты Сергей Соловьев:
–Мин сайлау көнне Түбән һәм Югары Колчурино авылларындагы участокларда булачакмын,–ди. – Эш командировкасында булачагымны әйтеп, территориаль сайлау комиссиясенә вакытыннан алда тавыш бирүне сорап гариза яздым.
Районда 37 кеше инде вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган. Комиссия секретаре Анастасия Смышляева әйтүенчә, әлкилеләр ялга бару, хастаханәгә дәваланырга керү, районнан читкә туйга китү кебек сәбәпләрне күрсәтеп вакытыннан алда тавыш биргәннәр.
Алдан тавыш бирү бераз үзгә ысул белән башкарыла. Сайлаучы ике бюллетеньне ала да кабинага үтеп, үзе өстенлек биргән партия һәм депутат исеме каршына тамга куя. Аннан бюллетеньнәрне кат-кат бөкләп конвертка сала һәм аны ябыштырып комиссия әгъзаларына тапшыра. Соңгылары ябыштырылган конвертны имзалары белән беркетәләр. Сайлау көнендә әлеге конвертлар һәр сайлаучының үз участок комиссиясенә тапшырылачак. Алар исә конвертны ачып, бюллетеньнәрне урнага салырга тиешләр.
Быел өченче тапкыр инде районда электрон сайлау үткәрелә. Электрон сайлау Карамалы, Бибай Чаллысы, Түбән Әлморза, Мулланур Вахитов, Татар Төгәлбәе, Татар Мулла авылларында узачак. 764 сайлаучы яңа ысул белән тавыш бирәчәк дигән сүз.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов электрон сайлауның өстенлекләре белән таныштыра:
–Бу ысул белән тавыш бирү бер дә катлаулы түгел,–ди ул. –Сайлаучыга исемле пластик карта тапшырыла. Картаны аппаратка куюга бюллетеньнең татар яисә рус телендәгесен сайлыйсы. Бюллетень шунда ук экранга чыга. Ә аннан инде үзең теләгән партия һәм депутатлыкка кандидат өчен төймәгә, ягъни экранга басып тавыш бирәсең.
Электрон сайлау узасы һәр участокка бер стационар һәм бер күчмә комплекслы тавыш бирү җайланмасы тапшырыла. Күзе начар күрүчеләр язылганны тавыш белән белдерүче колакчын кия ала.
Электрон тавыш бирү участокларында бюллетень санау, беркетмә тутыру кебек мәшәкатьләр булмый, димәк, күпме вакыт экономияләнә. Аппарат сайлау нәтиҗәләре беркетмәсен үзе бастырып чыгара.
Районда һәр сайлау участогы үтә күренмәле урналар, кабиналар, мәгълүмати материаллар белән тәэмин ителгән. Электр бирүдә өзеклек туа калса, дизельле генераторлар эшкә җигеләчәк.
Үзеңне кызыксындырган сорауларга аңлатманы сайлау участокларында хәзер үк алырга мөмкин. Алар көн дә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Әлегә территориаль сайлау комиссиясенә нинди дә булса дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Сайлау да зур оешканлык белән һәм бәйрәм рухында узсын иде.
Бик мөһим
Район янгын күзәтчелеге начальнигы Радис Инсапов:
Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим.
Сайлау участокларында электрүткәргечләрнең төзеклеген, эвакуация юлларының тәртиптә булуын тәэмин итү, шулай ук элемтә чаралары һәм беренчел янгын сүндерү җайланмалары булдыру зарур. Сайлау участоклары урнашкан биналарда тавыш бирү өчен файдаланылмый торган бүлмәләр бикле булырга тиеш. Тавыш бирү кабиналарын аларга иркен узып йөрерлек итеп урнаштырырга кирәк. Әлеге биналарның янгынга каршы саклану системасы белән җиһазланган булуы зарур. Сайлау участогы урнашкан объектларның җитәкчеләре янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлеше өчен җаваплы кешеләр билгеләргә бурычлылар. Анда тәмәке тарту һәм ачык ут чыганакларын куллану тыела. Участокларда сайлау комиссиясе әгъзаларының һәм ирекле янгын дружиналарының тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга кирәк. Әлеге биналар территориясенең караңгы вакытта яктыртылуы зарур. Участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм сайлау участоклары урнашкан учреждениеләр җитәкчеләре янгын хәвефсезлеге мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга бурычлы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
09.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз