Социаль проектларга субсидия

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Ул илебездә өченче ел үткәрелә инде. Бәйгедә җиңүчеләргә үзләре тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр биреләчәк.

Конкурс төп 12 юнәлештә үткәрелә. Менә аларның кайберләре: социаль ятимлекне кисәтү, аналарга һәм балаларга ярдәм; өлкән яшьтәгеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, инвалидларны тормышка җайлаштыру, алар өчен эш урыннары булдыру, өстәмә белем бирүне массакүләм спортны, туган якны өйрәнүне үстерү; социаль якланмаган кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү һ.б. Җиңүчеләргә субсидия бирү өчен Россия бюджетыннан республикага 23,8 миллион сум акча бирелә. Райондагы коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар әлеге конкурста катнашып үз эшчәнлекләре өчен зур финанс ярдәменә исәп тота алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International