Тавыш бирү тиешле таләпләр нигезендә, сайлаучылар өчен уңайлы һәм имин узсын өчен һәммә шартлар да тудырылган. Бездә элек-электән сайлаулар зур күтәренкелек белән, бәйрәм рухында уза. Кешеләр тавыш бирергә бөтен гаиләләре, бала-чагалары белән киләләр. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары, моны исәпкә алып, сайлау участоклары урнашкан биналарда (күпчелеге авыл мәдәният йортларында) төрле чаралар оештыралар. Бу якшәмбедә дә барлык участокларда концерт номерлары күрсәтеләчәк, кайнар коймак, камыр ризыклары белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылачак.
611 райондашыбыз бу сайлауда беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Бу вакыйганы аларның күңеленә кереп калырлык, истәлекле итү өчен яшь сайлаучыларны билгеләп үтү, бүләкләр бирү күздә тотыла. Кайбер участокларда иң өлкән сайлаучыларны хөрмәтләү, беренче булып тавыш бирүчеләрне билгеләп үтү дә планлаштырыла.