Яңа машиналы булдылар

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Республика көне алдыннан Казанда авыл җирлекләре башкарма комитетларына өр-яңа “Шевроле-Нива” автомобильләре бирелде. Машина ачкычларын җирлек башлыкларына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең Түбән Әлки (җитәкчесе Мансур Галиуллин) һәм Чуаш Кичүе (Нәфисә Закирова) авыл җирлекләренә шундый бәхет елмайды. Аларга Казаннан яңа автомобильләр кайтты. Әлеге авыл җирлекләре башкарма комитетлары төрле эшләрне оештыру буенча активлык һәм өлгерлек күрсәтәләр. Шуңа аларның шактый тузган (служебный) автомобильләрен яңаларына алыштыру мөмкинлеге тудырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International