Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Энҗе бөртегенә тиң
2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Гөлназ турында узган елның декабрь аенда без газетада язып чыккан идек. Әлеге мәкалә дөнья күргәннән соң кызның ихтыяр көченә, зиһенлелегенә, булдыклылыгына соклануларын белдерүчеләр күп булды. Сокланмаслык та түгел бит. Типсә тимер өзәрдәй бериш ир-атлар да эш таба алмыйбыз дип өйдә ятканда, мөмкинлекләре чикләнгән япь-яшь кыз бала терлекчелек комплексында эшләп йөри. Әле бит гаять җаваплы ике вазыйфаны алып бара, хезмәте гел компьютер белән бәйле. Ә дистанцион ысул белән институт тәмамлаган Гөлназ компьютерны инде биш бармагы кебек белә. Никадәр операцияләр кичергән, зур тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында гына аякка баскан кыз проблемаларын, сызлануларын беркайчан да кешегә күрсәтми. Ул һәрвакыт көләч йөзле, мөлаем, тормышның һәр мизгеленә шатлана белә, киңәше беләнме, эше беләнме бүтәннәргә ярдәм итәргә ашкынып тора.
Иртәдән кичкә кадәр эштә булса да, Гөлназ китаплар укырга да, шигырьләр язарга да, дуслары белән аралашырга да өлгерә. Ул үз эченә бикләнеп ята торганнардан түгел, күбрәк белергә, төрле җирләрдә булырга омтыла, дуслары да бик күп.
Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы астында "Татарстанның энҗе бөртеге" дигән бәйге үткәрелүе хакында да интернетта утырганда очраклы гына белеп ала ул. Һәм бәхетен сынап карарга уйлый. Берничә тур аша узып, бәйгенең финалына барып җитә.
Матурлык конкурсының финалы 5 сентябрьдә узды. Анда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 19-36 яшьләрдәге 17 гүзәл катнашты. Бәйге алдыннан алар берничә көн Боровое Матюшино шифаханәсендә булалар, конкурска әзерләнәләр, репетицияләр ясыйлар. Кызларның һәркайсына индивидуаль заказ буенча бик матур күлмәкләр тегелә. Визажистлар макияж, прическалар ясыйлар.
Конкурс сәхнәсенә кызларны коляскалары белән грек стилендә киенгән егетләр алып чыга. Гөлназ бәйгене ачып җибәрүчеләрнең берсе була. Әхмәт мәдәният йортындагы бию төркеменә йөрүче кызлар белән бергә башкарган музыкаль номерлары да бик матур килеп чыга.
Ахырдан, бәйгегә нәтиҗә ясаганда, оештыручылар Гөлназ Вәлиуллинаны аерым да билгеләп үтәләр, ул конкурска әзерләнгәндә төрле кызыклы тәкъдимнәре белән безгә бик ярдәм итте, диләр. Аны ТНВ каналының "Хәбәрләр" тапшыруында да күрсәттеләр.
Гөлназ бәйгедән бик күп бүләкләр белән кайткан. Ул бу чарада катнашуына, призлы урынга лаек булуына бик шат.
–Офыкларым тагын да киңәеп киткәндәй булды. Шундый күп яңа дуслар таптым, гел хәбәрләшеп торабыз, киләсе атнада Казанга кабат җыелышып очрашырга уйлыйбыз,– ди ул.
Үзе өчен барын да эшләргә әзер булган әти-әнисенә, бәйгегә әзерләнергә һәм катнашырга ярдәм итүчеләргә ул бик рәхмәтле.
–Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә апа Гайфуллина минем уңышлы чыгыш ясавым өчен бик тырышты. Авылыбызның биюче кызларына да рәхмәт кенә,–ди.
Әйе, матурлык конкурсында иң гүзәлләрнең берсе булып танылуга бик лаек Гөлназ. Ә иң әһәмиятлесе– аның тышкы кыяфәте генә түгел, күңеле, эчке дөньясы да гүзәл. Аның зур кара күзләреннән якты нур бөркелеп тора, аның янында булу, аның белән аралашу җанга рәхәтлек, җиңеллек бирә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз