Яшел олаулар кайта

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

“Ташбилге”, “Үргәгар”, “Әхмәт”, “Юхмачы” хуҗалыклары көзге чәчүне дә тулысынча башкардылар инде.

Чәчү белән беррәттән “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында хәзер кукурузны силоска салу бара. Мул булып үскән кукурузның 2 мең гектары урдырылып, 41 мең тонна силос салынды.

 

 “Юхмачы” терлекчелек комплексына яшел олаулар бер-бер артлы кайтып кына тора. Терлекләр саны да шактый биредә - 5400 баш бозау һәм сыер исәпләнә. Комплексның малларны тукландыру өчен җаваплы хезмәткәре, ягъни менеджер Татьяна Гаврилова:

–Малларны кышлатуга 9 мең тонна сенаж, 2 мең тонна силос хәзерләнде. Ә барлыгы 25 мең тонна кирәк. Азык базларына силос тутыруга бер атна элек кенә керештек әле. Көннәр әйбәт торса, бер айда тиешле азык запасын хәзерләячәкбез,–ди.

–Тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәренә каршы эзлекле көрәшү нәтиҗәсендә азык культуралары уңышы әйбәт булды. Август аенда яуган яңгырлардан соң кукуруз тагын да күтәрелеп китте,–ди Юхмачы отрядының баш агрономы Фәргать Касаев.

Биредә кукуруз кешедән дә биегрәк булып үскән. Бер башыннан икенче чиге күренмәгән кырда кукурузны “Ягуар” чапкычы ура. Бортлары биегәйтелгән “КамАЗ” әрҗәләре 10-15 минутта яшел масса белән тулып та өлгерә.“Ягуар”да эшләүче Фәнис Сафиуллин машиналарга басып торырга ирек бирми. Биш “КамАЗ” көненә дистәләрчә тапкыр урыйлар басу белән “Юхмачы” комплексы арасын. Эшне ике сменада оештырганнар. Фәнискә алмашка Азат Әхмәтов килә.

–Бер сменада 25 әр гектарда урдырам кукурузны,–ди Фәнис Сафиуллин. Ул 2008 елдан бирле “Ягуар”ны иярли икән. Җәй башыннан сенажга салу өчен күпьеллык үләннәр чаптырган. Хәзер әнә кукуруз урдыра. Силоска саласы кукурузы хәйран хуҗалыкның – 1447 гектарга җитә.

Районның башка хуҗалыкларында да кукуруз мәйданнары шактый. Һава шартлары басуда эшләү өчен бик кулай тора. Кояшлы көннәр кукурузның туклыклылыгын да сизелерлек арттыра. Әмма вакыт та чикле. Шуңа һәр җирдә эшне ике сменада оештыру мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International