Үзләренә дә, сатарга да җитә

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Мәктәп бакчасында үстергән виктория җиләген сатып та 40 мең сум акча эшләгәннәр. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов әйтүенчә, укучылар үстергән җиләк җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән. Мәктәп ашханәсендә балаларны тукландыру өчен 600 банкага якын кыяр, помидор тозлаганнар, төрле салатлар ясап саклауга куйганнар. Мәктәпнең 3 гектарлы участогында әле шактый  кишер, суган, бәрәңге дә үстерелгән. Ярдәмче хуҗалыкта өч баш үгез, 100 каз, 200 бройлер чебиләре дә үсеп җиткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International