Иң оста футболчылар ачыклана

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Беренче әйләнештән соң яшь “Лачын”нар алда бара. “Барс”лар һәм “Спартак” аларның үкчәләренә басып киләләр. Тагын аз гына тырыша төшсәләр, аларны “Тиен”нәр һәм “Карчыга”лар да куып җитәчәк. Футбол марафоны октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, малайларның әле турнир ситуациясен үз файдаларына үзгәртергә вакытлары бар. Низамов Булатны, Усманов Айратны, Гатин Илнурны, Буланкин Вячеславны, Гыйниятуллин Булатны, Сардюков Станиславны, Шаһеев Русланны һәм күп бүтән малайларны аерым да билгеләп үтәсе килә. Уеннан-уенга малайларның үз теләкләре һәм омтылышлары, тырышлыклары нәтиҗәсендә осталыклары да арта бара. Футбол буенча дөнья чемпионаты да якыная, аны да онытырга ярамый.

12 сентябрьдә  уеннарның икенче әйләнеше старт алды. “Карчыга” “Спартак”ны 4:3 исәбе белән җиңеп чыкты. “Барслар” исә “Тиеннәр”дән өстенлек яулады, уен 6:4 исәбе белән төгәлләнде.

 “Лачын” “Карчыга”ны  1:2 исәбе белән буйсындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International