Сайлау округы буенча тавыш бирүдә 49583 сайлаучы катнашты, бу тавыш бирү ахырына исемлекләргә кертелгән барлык сайлаучыларның 96,78 проценты дигән сүз.
44 нче бер мандаәлы сайлау округы буенча (Алексеевск, Әлки, Спас районнары) сайлаучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде:
Вәлиев Фоат Вәли улы – 97,95 %
Гайфуллов Рамил Равил улы – 0,39 %
Пашина Юлия Алексеевна – 0,40 %
Растремин Валерий Сергеевич – 0,51 %
Хайбуллин Илнур Мингаяз улы – 0,60 %
Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 96 маддәсе 2 бүлеге нигезендә, тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның иң күп тавышларын җыйган Фоат Вәлиев Алексеевск сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды дип табылды.
Рөстәм Хөснетдинов,
Алексеевск территориаль сайлау комиссиясе рәисе.