Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Автомобильсез тора аласызмы?
2014 елның 19 сентябре, җомга
Ришат Хафизов, район электр челтәрләренең хезмәтләр реализацияләү төркеме җитәкчесе:
–Ял көннәрендә бәлки тора да алыр идем. Әмма эш көнендә мин автомобильсез яши алмыйм. Бердән, район үзәгенә Апак авылыннан йөреп эшлим. Хезмәтемдә дә машинаның гел кирәге чыгып тора. Гомумән, мин тормышымны машинасыз күз алдына да китерә алмыйм.
Раиса Алексеева, хуҗабикә, Түбән Кәчи авылы:
–Машинасыз рәхәтләнеп яшим. Гаиләбездә автомобиль юк, кирәксенмибез дә. Каядыр барырга кирәк булса, машина яллыйбыз. Җәяү йөрергә дә бик яратам. Авылыбызда машиналар күп тә түгел. Һәм бу бик яхшы, транспорт чараларының һаваны ничек пычратуы мәгълүм бит.
Наил Шәрапов, Яңа Салман авылы җирлеге башлыгы:
–Бер көн машинасыз тора аламмы? Бик рәхәтләнеп. Мин җәяү йөрергә яратам. Җәяү йөрү организм өчен искиткеч файдалы бит. Йөргәндә кан тамырлары киңәя, кешенең кәефе яхшыра. Тик менә хезмәтемне машинасыз күзаллау авыр. Безнең җирлек җиде авылны үз эченә ала бит. Аларда төрле хәлләр чыгып тора. Ашыгыч мәсьәләләр хәл итәргә туры килә. Шуңа һич тә машинасыз булмый. Алай да мин мөмкин кадәр автомобильдән баш тартырга тырышам. Авылларга килгәч машинамны калдырып җәяү йөрим.
Мария Еликова, Чуаш Борнае урта мәктәбе укытучысы:
– Юк, мин хәзер машинасыз яши алмамдыр. Рульгә утырганыма өченче ел китте. Автомобиль тормышымның аерылгысыз өлешенә, якын дустыма әверелде. Рульдә утырганда мин чын-чынлап ләззәт кичерәм, үземне чын леди дип хис итәм. Шундый көчле машинаның синең һәр сүзеңне тыңлавын, сиңа буйсынуын тою да рәхәт. Ирем әйтә, берничә көн машинага утырмасаң, син бөтенләй бүтән кешегә әвереләсең, үз-үзеңә урын таба алмыйсың, ди. Машина белән идарә итә башлагач мин үземне ирекле, тормышымның чын хуҗасы итеп хис итәм, үз-үземә ышанычым артты. Шуңадыр аз гына вакытка да машинадан баш тарта алмыйм.
Машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек машина. Хәтта берничәшәр. Ә бит автотранспорт планетаның биосферасын җимерә, кешенең үзенә дә әйтеп бетергесез зыян китерә. Белгечләр исәпләп чыгарган – көн саен автомобиль 3 меңнән артык кешене үтерә.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика халкын Автомобильсез көн акциясенә бердәм кушылырга чакыра.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз