Күршең энергия урласа…

2014 елның 19 сентябре, җомга

Электр энергиясен урлаучылар белән  көрәшү – җәмәгать проблемасы ул. Чөнки электрга законсыз тоташу– энергетика компанияләре өчен финанс югалтулары гына түгел, беренче чиратта бу  кешеләрнең хәвефсезлегенә яный.  Электр энергиясен законсыз кулланучы күрше янәшәдә яшәүчеләр өчен зур куркыныч тудыра: еш кына рөхсәтсез энергиягә тоташу нәтиҗәсендә янгыннар килеп чыга, легаль булмаган кулланучыларның үзләренең генә түгел, законтыңлаучан гражданнарның мөлкәтенә һәм сәламәтлегенә дә зыян салына. Шуңа күрә дә  электр энергиясен урлаучылар белән көрәшү энергия белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итүнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.

Әлки район электр челтәрләре хезмәткәрләре электр энергиясенә санкциясез тоташуларны ачыклау буенча даими эш алып баралар. Быел андыйларга карата дүрт акт төзелде һәм 12 мең кВт энергия өчен 25 мең сум түләү таләбе куелды. Кагыйдә буларак, мондый бозу фактлары ачыкланганда  гаеплеләргә карата штраф төсендә административ җәза чаралары кулланыла. Сирәк очракларда – урлаулар зур күләмдә булганда – эш судка тапшырыла. Мондый законсыз эшчәнлеккә чик куюның бер юлы буларак электр энергиясен өзү чарасы да кулланыла. Бу адымнар белән без шуны төшендерергә тырышабыз: энергия урлау – җитди җинаять, аның өчен җитди җәза да бирелергә мөмкин.

Ә бит электр энергиясен ут өчен түләргә мөмкинлекләре булмаганнар гына түгел, матди яктан әйбәт тәэмин ителгән кешеләр һәм юридик затлар да урлый. Җиңел керем артыннан куып, зур штрафлардан да, өйләрендә янгын чыгудан да курыкмыйлар. Закон бозучы бу бәндәләр  югары көчәнештәге ток йөртүче элементлар белән белмәгән килеш эш итүнең үлем куркынычы белән янавы хакында уйлап та карамыйлар, күрәмсең.

Статистика хәвефле – торак йортларда, бигрәк тә ягу чорында янгыннарның күбесе электр челтәрләренә  законсыз тоташкан электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында килеп чыга. Шул рәвешле, энергия урлаучылар үз гамәлләре белән барлык энергия кулланучыларга зыян китерәләр. Законсыз тоташулар электр энергиясенең ышанычлылыгын һәм сыйфатын киметә, бөтен челтәрдә көчәнешнең үзгәреп торуына һәм кыска ялганышка китерә. Шуның нәтҗәсендә көнкүреш техникасы сафтан чыга. Менә шулай: энергия урлаучылар “экономияләргә” маташа, ә моның өчен бүтән кешеләр түли.

Энергия урлау проблемасын  өлешчә булса да хәл итәргә ВЩУ җайланмасы – тышка чыгарылган хисап щитлары – ярдәм итә. Әлеге энергияне исәпкә алу приборлары йорт фасадына, коймага яки яктырту баганасына урнаштырыла. Бу счетчик күрсәткечләрен тоткарлыксыз алырга мөмкинлек бирә. Һәм, счетчикның дәүләт билгеләмәсе срогы үтмәгән булса да, без ВЩУ җайланмасы куярга киңәш бирәбез. Моның тагын бер уңайлыгы – янгын хәвефсезлеге, шул рәвешле кулланучы үзен электр тогы сугудан саклый. Бу сезнең электр челтәренең ышанычлы эшләвенә өстәмә гарантия булып тора.

Кызыксынучыларга контактларыбызны хәбәр итәбез: Әлки район электр челтәрләре, тел.: 20-3-28 яисә 21-1-50. Яки “Челтәр компаниясе” ААҖ веб-сайты – www.gridcom-rt.ru. Компаниянең бушлай ышаныч телефоны 8-800-2000-878.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International