Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Синең өең – төрмә
2014 елның 19 сентябре, җомга
Шартлы хөкем ителүче өчен иң мөһиме – ул иректә кала, гаиләсе белән элемтәсен җуймый, эшләвен дәвам итә, үзенең төзәлүен исбатларга да мөмкинлеге бар. Бары тик үзеңнең ялгышыңны танырга, кабат җинаять юлына басмаска һәм суд йөкләгән бурычларны сынау срогы дәвамында төгәл үтәргә генә кирәк.
Әмма, ни аяныч, шартлы хөкем ителгәннәрнең кайберләре хәзер аларга бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә, ничек теләсәләр шулай эшли алалар дип уйлыйлар. Күптән түгел генә әле хөкем эскәмиясендә утырганнарын, хәвефләнеп судья вердиктын көткәннәрен бик тиз оныталар.
Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Г. 2012 елның июлендә көчләү өчен хөкем ителгән иде. Суд аңа өч ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Иректә калуыңа, төзәлергә шанс бирелүгә сөенергә генә инде, югыйсә. Суд билгеләгән бурычларны үтәү дә һич катлаулы түгел. Әмма бериш бәндәләр суд карарын тиз оныталар. Хөкем ителгән Г. да җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроле астында тора башлавының беренче айларыннан ук үзенә куелган таләпләрне бозарга кереште. Ул билгеләнгән көннәрдә инспекциягә теркәлергә килмәде, контрольдән качты, исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрде. Болар өчен ул берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды.
Спиртлы эчемлекләргә хирыслыгы Г.ның алдагы язмышын билгеләде дә. Инспекция хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмәләр дә үткәреп карадылар, шартлы хөкем карарының үзгәртелергә дә мөмкин булуы хакында кисәттеләр. Әмма Г. кылганнарыннан сабак алырга, төзәлергә уйламады да, баш ташлап эчүен дәвам итте. Нәтиҗәдә 2013 елның маенда инспекция тәкъдиме буенча узган суд утырышында аңа билгеләнгән сынау срогы тагын бер айга озайтылды һәм өстәмә бурычлар билгеләнде. Ләкин, күрәсең, бу вердикт та Г.ны уйланырга, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр итә алмады. Ул шартлы хөкем тәртибен бозуын дәвам итте.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе судка шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында күрсәтнамә белән мөрәҗәгать итте. Бу елның 19 июнендә суд әлеге тәкъдимне канәгатьләндерде. Алдагы өч елны Г. гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Тимер рәшәткә артында утырганда ул бәлки үзенең тормышы, гомеренең иң матур елларын әрәмгә уздыруы, кешеләргә күпме начарлык эшләве хакында уйланыр, үзе өчен нәтиҗәләр ясар
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
27
май, 2026 ел
28.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 27 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 май 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез көнбатыш җиле көчәеп 15-20 м/с ка кадәр җиткән (Казанда 15-17 м / с).
26
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз