Көнбагыш суктыралар

2014 елның 20 сентябре, шимбә

“Көнчыгыш Әлки”  филиалы басуларында да көнбагыш суктыру уңышлы гына бара. Без “Чаллы” отрядында булганда Бибай Чаллы авылы янындагы кырларда өч  “Мега”  һәм бер  “Нью-Холланд”  комбайннары көнбагыш суктыра иде. Кыр корабларын механизаторлар Әхәт Шәрипов, Равил Гыйләҗев, Альберт Гайфуллин, Рафик Җиһаншин иярли. Рәниф Гатин белән Мөнир Гатауллин исә Иске Чаллы урманы буендагы басуда рпас урдыралар.

–Көнбагышны 876 гектар мәйданда чәчтек. Шуның 208 гектарын егетләр суктырып алды инде. Рапс суктыруны да озакламый төгәллибез,–ди хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гадиев.

“Мега-208” комбайнчысы Равил Гыйләҗев үзе Татар Суксуы авылыннан. 8-9 сыйныфларда укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Инде менә бишенче сезон “Көнчыгыш Әлки” филиалы басуларында игеннәрне суктыруда хезмәт куя. Равилдән күпме эш башкаруы, хезмәт хакы ничек түләнүе хакында сораштырам.

–Башкарган эш күләмен төгәл генә әйтеп тә булмый. Һава торышы, бөртекнең дымлылыгы зур роль уйный. Бөртеклеләр урагында 26-30 гектарда икмәк суктыра идем. Хәзер бер сменага уртача 18 бункер көнбагыш суктырам. Тырышып эшләсәң, хезмәт хакы яхшы чыга. Иң мөһиме – көннәр аяз чакта көнбагыш кырларында эшне бетерәсе иде. Алда бит әле кукурузны бөртеккә урасы бар,–ди Равил.

Силоска дип үстерелгән 540 гектар кукурузның  320 гектарын урып алганнар инде. Бу Ирек Зарипов, Нияз Кыямовның хезмәте нәтиҗәсе. Яңгырлар гына эшне бүлмәсен, көненә 1200-1300 тонна яшел масса урдырабыз, ди механизаторлар.

–Быел уңыш елына күрә яхшы булды,–ди Мидхәт Гадиев. –Аеруча кукуруздан уңдык. Бер гектардан 31 тонна силос чыга. Техникасы да бит нинди куәтле. Совхоз заманында бер мең тонна яшел массаны бер ай ура идек. Хәзер “Ягуар” тулы куәттә эшләсә, аның өчен бер көнлек хезмәт бу.

Хуҗалык җитәкчесе үзен борчыган проблеманы да әйтте:

–Тик менә яшьләр авылда калырга теләми. Механизаторларның уртача яше 50 яшь. Өстәвенә ел саен бер-ике кеше лаеклы ялга китә. Болай булса, алга таба авылда кадрлар проблемасын ничек хәл итәрбез…

Хуҗалыкта әлегә эшче кулларга кытлык үзен сиздерми, ышанычлы, тәҗрибәле механизаторлар да байтак. Кыр эшләре әнә шул уңганнар тырышлыгы белән башкарыла да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International