Бүген – Бөтендөнья автомобильсез көн

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда 2009 елдан бирле әлеге акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобильче катнаша. Бер автомобильнең тәүлек саен атмосферага 5-6 килограмм пычрак матдәләр чыгаруын исәпкә алсак, автомобильсез бер көн дәвамында һавага  зарарлы матдәләр 300 тоннага кадәр кимрәк чыгачак  дигән сүз.

Республикада автотранспортның атмосфера һавасына зарарлы йогынтысын киметү максатында төрле чаралар күрелә. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ЮХИДИ идарәсе белән берлектә ел саен майдан сентябрьгә кадәр “Чиста һава” операциясе үткәрә. Әлеге профилактика чарасы автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларны  һавага чыгару нормативларын үтәвенә күзәтчелек итүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International