20 сентябрьдә районда ике янгын булды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Иртәнге сәгатьләрдә Яңа Әнҗерә авылында бер йортның каралтысы янып китә. Бәхеткә, ут сүндерелә, бүтән биналарга күчеп өлгерми.

Ә кичке сәгать 7 тирәсендә Базарлы Матакның Вахитов урамындагы торак йортны ут чорнап ала. Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән ялкын җиңелә, әмма йорт файдалануга яраксыз хәлгә килә. Район янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, ут мич һәм төтен юллыгының дөрес эшләнмәве аркасында килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International