Уйлап куям да, аптырыйм – нинди заманда яшибез? Юхмачыда бит татары да, русы да гомер дус яшәделәр. Мин үзем татарча, чуашча да рәхәтләнеп сөйләшә алам. Әтием механик иде, Түбән һәм Югары Әлморзада да эшләде, татарларны хөрмәт итә, уңган халык дип мактый иде. Мин ышанам: бернинди экстремизм да безнең халыклар арасына дошманлык казыгы кага, дуслыгыбызны какшата алмас.