Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Җитезләр, чыдамнар йөгерде
2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Көзнең матур аяз көненә туры килде йөгереш, шуңадыр да спорт сөючеләрнең күңелләре күтәренке иде. Урта мәктәпләрнең 8-11 сыйныфлары укучылары, район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, башка оешмалар, авыл җирлекләре вәкилләре Базарлы Матакның ял паркы каршындагы мәйданга җыелды. Казаннан, Яшел Үзәннән, Чистайдан йөгерү белән җитди шөгыльләнүче спортчылар да кайткан иде. Аларны якташыбыз Сергей Ишмулкин чакырган.
Йөгерешчеләр командаларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде.
–Мондый ярышлар районыбызда инде унҗиденче мәртәбә уздырыла. Бирегә бүген спортның бу төрен чын-чынлап яратучылар җыелган. Һәркайсыгызга уңышлы старт, югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим,–диде ул.
Кросста катнашучылар алдында шулай ук җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе начальнигы Айрат Гибадуллин һәм марафончы якташыбыз Сергей Ишмулкин чыгыш ясадылар. Алар Марсель Хәлиуллинны җылы итеп искә алдылар, аның шат күңелле, кешелекле шәхес булуы, спортны ихластан яратуы турында сөйләделәр.
"Татарстан кроссы - 2014" бәйгесендә катнашучы барлык 180 йөгерешче Мәңгелек ут яныннан берьюлы старт алдылар. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре 3 километр дистанциягә йөгерсә, ветеран марафончылар 12 километр араны буйсындырырга тиеш булды. Йөгерешчеләр колоннасы шактый озынга сузылды, һәм инде тиз арада лидерлар да күренә башлады.
Укучылар һәм өлкәнрәк йөгерешчеләр арасында җиңүчеләр ачыкланып беткәч, арыган-талчыккан спортчылар бераз сулыш алгач, җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Укучы кызлар арасында өч алдынгы урынны Борискинодан Алена Самарина, Чуаш Борнаеннан Валерия Дулатова, Иске Тахталадан Наталья Яковлева яуладылар. Укучы малайлар арасында Борискинодан Александр Шамышевка, Хузангайдан Константин Карманаевка, Борискинодан Виталий Казаковка тиңнәр булмады.
Оешмалар һәм авыл җирлекләре командаларының 45 яшькә чаклы йөгерешчеләре арасында ир-атлардан Юхмачыдан Айрат Мисбахов, Иске Матактан Богдан Матюшкин җиңүче булдылар. Хатын-кызлар арасында муниципаль район советы хезмәткәре Ольга Куракова финишка беренче килде. Икенче-өченче урыннарны Яңа Салманнан Рәмзия Заһидуллина, Чуаш Кичүеннән Гөлүсә Шәйхетдинова бүлештеләр. Ә 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Түбән Әлкидән Мидхәт Сәгыйров җиңүче булды.
Марафончылар белән 12 чакрым араны бертигез йөгереп, Иске Матактан Николай Ирдинкин, Семен Юманов үз яшь категорияләрендә өченче урынны алдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2025 елның 8-12 маенда
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
Сәламәтлек диктанты. Хәрәкәт - тормыш. Дөрес тукланабыз
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз