Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Игътибарыбызны, җылы сүзебезне кызганмыйк
2014 елның 26 сентябре, җомга
Өлкән буын – нык гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең дә таянычы ул. Өлкәннәр көнен билгеләп үтеп, без сөенечләр һәм авырлыклар, уңышлар һәм югалтулар тулы зур тормыш юлы үткән кешеләргә олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Өлкәннәребез – безгә гомер буе тупланган акыл-зирәклекләрен һәм традицияләрен тапшыручылар да. Нәкъ менә алардан без үз көчебезгә ышанырга, намуслылыкны, гаделлекне бәяли белергә, киләчәккә өмет белән карарга өйрәнәбез.
Районыбызда бүген пенсия яшендәге 4824 өлкән кеше исәпләнә. Аларның 141 е – балалары булмаган ялгыз өлкәннәр. Хәер, балалар да бит гел әти-әни янәшәсендә яшәп бетә алмый. Ул-кызлары аерым я читтә торучы 671 өлкән кеше бүген ялгыз гомер кичерәләр. Алар арасыннан 208 әби һәм бабайларга безнең социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп тора.
Өлкәннәребезнең күпчелеге бик тә тыйнак, карусыз, дәгъвасыз кешеләр. Алар булганына шөкер итеп, канәгать булып яши беләләр. Гомерләре буе иң авыр хезмәтләрдә эшләсәләр дә, зарланырга яратмыйлар. Үзләренә өстенлекләр таләп итеп, ярдәм сорап йөри белмиләр. Билгеле, без ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрне ачыклыйбыз, аларга көнкүрештә булышуны, медицина ярдәме күрсәтүне оештырабыз.
Бүген райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: әйләнә-тирәгезгә карагыз әле, безнең игътибарга, ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел бит. Аларга булдыра алганча булышыйк. Әти-әниләребезне саклыйк, хөрмәтлик. Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысында газиз әти-әниләребезгә игътибар күрсәтергә, рәхмәт хисләребезне белдереп торырга онытмыйк, җылы, назлы сүзләребезне кызганмыйк. Өлкәннәр ягымлы мөнәсәбәткә, җылы сүзләргә гел мохтаҗ.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
27
май, 2026 ел
28.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 27 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 май 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез көнбатыш җиле көчәеп 15-20 м/с ка кадәр җиткән (Казанда 15-17 м / с).
26
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз