Иске Салманнан Альбина Гыйззәтуллина өченче баласын, Базарлы Матактан Рәзилә Гыйльметдинова икенчесен табып, әлеге сертификатка хокуклы булганнар. Алар әлеге сумманы үзләре теләгәнчә, әмма законда каралган максатларга тота алачак. Һәрхәлдә, Альбинаның өч улын һәм Рәзиләнең ике кызын укыту өчен дә ярап куярга мөмкин әниләре капиталы.
Сертификат тапшырганда Пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Дәүләтшина балаларның барысына да уенчыклар, ә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина “Семейные страницв” дигән китап һәм акча янчыгы бүләк итте.